ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районы Алпар авылы 370 еллыгына әзерләнә

10 июнь 2019, 08:00

Авылның туган көнен алпарлар җәй уртасында билгеләп үтәргә җыена.
(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Быел  Әлки районы Алпар авылына нигез салуга 370 ел тула. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, буласы авыл урынына күчеп утыручыларның иң абруйлысы – җитәкчеләре Алпар исемле булган. Шулай итеп Чирмешән елгасы ярында яңа авыл барлыкка килгән. Аны Алпар дип атаганнар.
 
Авылның туган көнен алпарлар җәй уртасында билгеләп үтәргә җыена. Әлегә юбилейга әзерлек эшләре бара. Бу юлы бәйрәмне гадәтләнгән урында түгел, Иске Алпарда үткәрергә җыеналар. Әйтүләренчә, авылга нигез салган Алпарга һәйкәл дә куелачак.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10