ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Аксубайда картингчылар көч сынашкан

10 июнь 2019, 07:00 , Фото: aksubayevo.ru

Аксубайда картингчылар көч сынашкан Анда клуб җитәкчесе Валентина Якимовада тәрбияләнүче 20 укучы катнашкан.
(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Икенче Аксубай урта мәктәбе базасында "Игътибар - балалар!" исемле балаларны яклау көненә багышланган картингчылар ярышы узды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Анда клуб җитәкчесе Валентина Якимовада тәрбияләнүче 20 укучы катнашты. Чараның максаты һәм бурычлары булып укучыларны спортның техник төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту торды.
 
Чара ахырында ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар юл хәрәкәте иминлеге фондыннан грамоталар һәм кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнделәр.
 
Нурлат шәһәрендә ЮХИДИның профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар белән җәйге каникуллар вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында профилактик әңгәмә үткәрде, тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны мәҗбүри рәвештә кию турында искә төшерде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10