ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакай районы территориясендә "Торак" янгын-профилактик операциясе дәвам итә

10 июнь 2019, 06:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакай районы территориясендә Белгечләр Азнакай буйлап рейдка чыккан.
(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакай районы территориясендә "Торак" янгын-профилактик операциясе дәвам итә. Узган атнада 24 нче янгын сүндерү булеге хезмәткәрләре газ хуҗалыгы һәм социаль яклау идарәсе белгечләре белән бергә янгын саклау хезмәткәрләре торак секторда янгыннарны кисәтү буенча эш үткәрде. Бу хакта район газетасы яза.
 
Азнакайда Солтангалиев, Хәсәнов, Нефтьчеләр, Болгар урамнары буенча янгын-профилактик рейд узды. 
 
Янгын сүндерү булеге инспекторлары Эльвира Сәлимҗанова, Альбина Кәлимуллина, Алсу Сәмигуллина биредә яшәүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы чаралары, янгын чыккан очракта шәхси куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында аңлату әңгәмәләре үткәрде,янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшырды, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10