ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тәтешле Никита Никулин социаль дәүләт стипендиясенә лаек булды

10 июнь 2019, 02:00 , Фото: tetyushy.ru

Тәтешле Никита Никулин социаль дәүләт стипендиясенә лаек булды Яшь егет “Янгын куркынычсызлыгы” белгечлеге буенча укуын тәмамлый.
(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова ). Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте шәкерте Никита Никулин социаль дәүләт стипендиясенә лаек булды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Яшь егет “Янгын куркынычсызлыгы” белгечлеге буенча укуын тәмамлый. 
 
“Кечкенә вакытта махсус машиналар: янгын сүндерә торганнар, полицейскийларныкы – иң яраткан уенчыкларым иде, – дип сөйли ул. – Үземне һәрвакытта махсус кием белән күз алдына китердем. Хыялымны чынга ашыру мөмкинлеге барлыкка килгәч, уйлап та тормыйча Тәтеш көллиятенә бардым һәм студент була алдым”.
 
Дүрт ел уку Никита өчен сизелми дә үтеп киткән. Ул тирән белем биргән укытучылар турында ихтирам белән сөйли, җитәкчелекнең укучылар теорияне гамәлдә куллана ала торган, даими үсештә булган күнекмәләр базасын кайгыртулары турында билгеләп үтә.
 
Никита Никулин яхшы укыганы, бәйгеләрдә, спорт ярышларында, иҗтимагый эшчәнлектә, шул исәптән волонтерлыкта катнашканы өчен республиканың 90 студенты исәбендә Казан Федераль университетына махсус дәүләт стипендиясе бирү өчен чакырыла.
 
“Барысы да бик тантаналы булды, – дип уртаклашты стипендия иясе. – Безнең каршыда министрлар чыгыш ясады, укучы яшьләргә дәүләт ярдәме хакында сөйләделәр”.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10