ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Сарман Сабан туенда абсолют батыр булып Сарайлы авылы егете Айдар Хуҗин калган

10 июнь 2019, 00:00 , Фото: sarman-rt.ru

Сарман Сабан туенда абсолют батыр булып Сарайлы авылы егете Айдар Хуҗин калган 8 июнь көнне Сарманның Даулы болынында район Сабан туе үткәрелде.
(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман Сабан туенда абсолют көрәш батыры булып Сарайлы авылы егете Айдар Хуҗин калган. Җирле басма шул хакта хәбәр итә. 
 
8 июнь көнне Сарманның Даулы болынында район Сабан туе үткәрелде. Райондашларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, диелә хәбәрдә.
 
Бәйрәм күңелле мизгелләргә бай булды. Табын муллыгы өчен ел әйләнәсе тырыш хезмәт куючы игенчеләребез, терлекчеләр, районыбызның хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде, алар хөрмәтенә иң матур җырлар, дәртле биюләр башкарылды. 
 
Бәйрәм ат чабышлары, кызыклы уеннар, мавыктыргыч бәйгеләр белән дәвам итте. Ә абсолют көрәш батыры булып Сарайлы авылы егете Айдар Хуҗин калды. 
 
Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар катнашты. Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, сарманлыларны Сабантуй белән тәбрикләп, Президентыбыз Рөстәм Миннехановның котлавын җиткерде.
 
Райондашларыбыз белән бәйрәм шатлыгын шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Гадеев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Хафиз Салихов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Могыйнов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов һәм башкалар уртаклашты. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10