ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллы халкын автоярышка чакыралар

10 июнь 2019, 01:00

Автомобильдә 35 яшькә кадәрге 2 кешедән торган шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командалары катнашачак.
(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). 15 июньдә Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында автомобиль йөртү буенча күп төрле ярышлар узачак. Чара Татарстан Республикасы ДОСААФ мәйданчыгында иртәнге 10 да узачак. Бу хакта "Шәһри Чаллы" басмасы хәбәр итә. 
 
Ярышлар өч этапта узачак: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, тиз арада маневрлар ясау, "Бала – төп пассажир" темасына автомобильне бизәү. Автомобильдә 35 яшькә кадәрге 2 кешедән торган шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командалары катнашачак.
 
Ярышларда катнашу өчен 11 июньгә кадәр oorm16@gmail.com электрон адресына гариза тапшырырга кирәк. Җиңүчеләр ярышларның төп этапларында күрсәтелгән минималь вакыт юлы белән билгеләнә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10