ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Телефон һәм шпаргалка өчен имтиханнан ничә кешене чыгарып җибәрүләре ачыкланды

9 июнь 2019, 17:23

Рособрнадзор мәгълүматлары буенча, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру барышында массакүләм закон бозулар әлегә теркәлмәгән.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). 2019 елгы БДИның төп дулкынында катнашучы 522 кешене төрле закон бозу очраклары өчен имтиханнан чыгарып җибәргәннәр. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Рособрнадзорның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Имтихан вакытында аларның 223ендә – мобиль телефоннар, 219ында шпаргалкалар табылган», - диелә ведомство хәбәрендә.

Моннан тыш, имтихан тапшырганнан соң чыгарылыш сыйныф укучылары интернетка биремнәре белән БДИның 14 контроль-үлчәү материалын урнаштырган, бу да закон бозу санала. Аларны кемнәрнең урнаштырганы ачыкланды инде, дип искәрттеләр Рособрнадзорда.

«Закон бозулар массакүләм төскә ия түгел. Әмма алга таба белем алу планнарын куркыныч астына куйган чыгарылыш сыйныф укучылары бар», - диде ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов.

Быел БДИның төп дулкыны 27 майда башланды. Шул вакыттан бирле чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм әдәбият, база һәм профиль математика, химия һәм тарих, рус теле, физика һәм чит телдән имтихан тапшырды. Иртәгә, 10 июньдә, аларны табигать белеменнән сынау көтә.

  • «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры башланганнан алып Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханында катнашучы берәр кеше закон бозган өчен сынау тапшыру пунктыннан чыгарып җибәрелгән. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10