ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казандагы металл базасы янында ургылып чыккан төтенне видеога төшергәннәр

9 июнь 2019, 16:34

Казандагы металл базасы янында ургылып чыккан төтенне видеога төшергәннәр Себер тракты янында күккә күтәрелүче куе кара төтен баганасы видеога эләккән.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Казандагы металл базасы янында ургылып чыккан төтенне видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

Себер тракты янында күккә күтәрелүче куе кара төтен баганасы видеога эләккән.

«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына янгын чыгуы турындагы хәбәр бүген иртәнге уннар тирәсендә килгән. Металл базасы территориясендә сүтелгән ике автомобильгә ут кабуы ачыкланган. Ут белән көрәшүчеләр янгынны бик тиз сүндергән, беркем дә зыян күрмәгән», - дип искәрттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10