ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Актанышның Чалманарат Сабантуй мәйданында мотоблоклар узышкан

9 июнь 2019, 20:00 , Фото: aktanysh-rt.ru

Актанышның Чалманарат Сабантуй мәйданында мотоблоклар узышкан Аларны карарга килүчеләр саны йөзләр белән исәпләнде.
(Казан, 9 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Быел Актаныш районының Чалманарат авыл җирлегендә үткән Сабан туенда мотоблоклар, тракторлар ярышты. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Оештыручылар үзләре дә быелгы кыр батырлары бәйрәмендә катнашучылар санының рекордлы булуын билгеләп үтте. Авылдашлар, кайткан кунаклардан тыш күрше-тирә халыкның, Актанышның үзеннән килүчеләрнең күп булуының сәбәбе исә - мотоблоклар, кечкенә тракторлар ярышы. 
 
Ярышларда катнашыр өчен 4 мотоблок һәм ике трактор гына теләк белдерсә дә, аларны карарга килүчеләр саны йөзләр белән исәпләнде: Шәбез елгасы ярын халык чуарлады – арада ир-атлар да, хатын-кызлар да, балалар да, хәтта өлкәннәр дә күп иде.
 
Икенче елга әзерлек максатыннан ярышта катнашучылар “тимер ат”ларын  экстрималь шартларда да сынап карады. Шунысы игътибарга лаек, ни техника, ни егетләр үзләре сынатмады. “Чалманарат – спринт” җиңүчеләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырылып, алар Сабантуй мәйданыннан мактау кругы үтте. 
 
Мотоблоклар ярышында абсолют җиңүче исеменә Күҗәкәдән Мортазин Алмаз лаек булды. Икенче урында – Шәбездән Әхмәтов Ришат, өченче урын иясе – Ямалыдан Варин Ризван. Дүртенче урын Чалманараттан Мөхәммәтнур Локмановка бирелде. 
 
Тракторлар ярышында җиңүче титулы Чалманарат егете Нургиз Камалетдиновка насыйп булса, икенче урында- Чалманарат кияве Булат Гомәров.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10