ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сөн буе Сабан туенда Кыр батырына тәкә бүләк иттеләр

9 июнь 2019, 19:00 , Фото: aktanysh-rt.ru

Сөн буе Сабан туенда Кыр батырына тәкә бүләк иттеләр Актаныш районы Сабан туйларына тәүге старт Меңнәр авылының бәйрәм мәйданында бирелде.
(Казан, 9 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Сөн буе Сабан туенда Кыр батыры Әнис Әхмәтовка тәкә бүләк иттеләр. Бу хакта "Актаныш таңнары" газетасы хәбәр итә. 
 
Традицион рәвештә быел да Актаныш районы Сабантуйларына тәүге старт Меңнәр авылының бәйрәм мәйданында бирелде.
 
Сөн буе Сабантуе дип исем алган игенчеләр бәйрәме быел аеруча купшы оештырылып, ул ут күршеләребез - Башкортстан республикасыннан килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында үтте. 
 
"Чишмә" агрофирмасы хезмәтчәннәре район башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрик-котлаулары белән беррәтән Яркәй, Бакалы, Дүртөйле районы хакимнәреннән дә котлаулар кабул итте. 
 
Бу көнне Сабантуй мәйданы аша Башкортстан белән Татарстан арасындагы дуслык күпере тагын да ныгыды, бәйрәмне тамаша кылучылар өчен җыр-моң тынып тормады, сәхнә түреннән татар-башкорт халкының милли җырлары яңгырады, дәртле биюләре күңелләрне җилкендерде. 
 
Мәйданның төп бизәге булган "Чишмә" агрофирмасы кыр батырлары, терлекчеләре хезмәтләренә югары бәя алды. Быел агрофирманың Кыр батыры исемен Әнис Әхмәтов яулады. Батырның иңнәренә тәкә салган мизгелләрне халык алкышларга күмде. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10