ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Казахстанлылар илнең булачак Президенты өчен Казандагы Генконсуллыкта тавыш бирә

9 июнь 2019, 14:42 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казахстанлылар илнең булачак Президенты өчен Казандагы Генконсуллыкта тавыш бирә Бу вакытта Татарстанда булган әлеге илнең гражданнары өчен Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгында тавыш бирү пункты оештырылды.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Бүген Казахстан Республикасында ил Президентын чираттан тыш сайлаулар уза. Бу вакытта Татарстанда булган әлеге илнең гражданнары өчен Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгында тавыш бирү пункты оештырылды.

Казаннан тыш, Россия Федерациясе территориясендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан һәм Омск шәһәрләрендә дә тавыш бирергә мөмкин.

Сайлау участогы җирле вакыт буенча иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшләячәк. Участокка килгәндә, үзең белән паспорт яки Казахстан Республикасы гражданиның шәхес таныклыгы булырга тиеш.

  • Нурсолтан Назарбаев 2019 елның 19 мартында дәүләт башлыгы вәкаләтләрен үз өстеннән төшерде. Икенче көнне Казахстан Сенатының элеккеге башлыгы Касым-Жомарт Токаев ант бирде һәм ил Президенты вазифасына кереште.
  • Ил башлыгы вазифасына дәгъва итүчеләр арасында гамәлдәге Президент Касым-Жомарт Токаев, Казахстан Коммунистлар халык партиясеннән кандидат Жамбыл Әхмәтбәков, «Милләт язмышы» милли хәрәкәтеннән кандидат Әмирҗан Косанов, «Бөек дала бөркетләре» иҗтимагый берләшмәсеннән кандидат Садыбек Тугел, «Ак жол» Демократик партиясен тәкъдим итүче Дания Еспаева һәм «Авыл» партиясеннән Толеутай Рәхимбәков бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10