ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда җиңел автомобиль пенсия фонды бинасына килеп бәрелгән

9 июнь 2019, 12:42 , Фото: соцсети

Казанда җиңел автомобиль пенсия фонды бинасына килеп бәрелгән Авария Ямашев проспектында булган.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Казанда җиңел автомобиль пенсия фонды бинасына килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте турындагы мәгълүматны социаль челтәрләрдән файдаланучылар урнаштырган.

Әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр иткәнчә, Ямашев проспектында җиңел автомобиль пенсия фонды бинасының болдырына килеп сыланган.

Кадрлардан күренгәнчә, җиңел машина тимер рәшәткәне ватып, берничә баскыч өскә менгән. Автомобильнең капоты җитди зыян күргән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10