ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Нурсолтан Назарбаев Казахстан Президентын сайлауда тавыш бирде

9 июнь 2019, 12:06

Илнең беренче Президенты сүзләренчә, хакимияткә илне яңа үрләргә күтәрәчәк яңа буын идарәчеләр килергә тиеш.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казахстан Республикасында ил Президентын чираттан тыш сайлаулар уза. Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев та Укучылар сараенда урнашкан 58нче сайлау участогына килеп тавыш бирде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Назарбаев сүзләренчә, хакимияткә илне яңа үрләргә күтәрәчәк яңа буын идарәчеләр килергә тиеш.

«Бүген илебез Президентын сайлаулар уза. Халык аерым бер кешене генә түгел, ә үзенең киләчәген, үз язмышын, үз илен һәм без кылачак гамәлләрне сайлый», - дип искәртте ул.

Аның сүзләренчә, халык, яңа җитәкчене сайлаганда, илдә тотрыклылык һәм тынычлык хөкем сөрсен өчен аңа зур өметләр баглый.

  • Ил башлыгы вазифасына барлыгы җиде кандидат дәгъва кыла. Алар арасында гамәлдәге Президент Касым-Жомарт Токаев, Казахстан Коммунистлар халык партиясеннән кандидат Жамбыл Әхмәтбәков, «Милләт язмышы» милли хәрәкәтеннән кандидат Әмирҗан Косанов, «Бөек дала бөркетләре» иҗтимагый берләшмәсеннән кандидат Садыбек Тугел, «Ак жол» Демократик партиясен тәкъдим итүче Дания Еспаева һәм «Авыл» партиясеннән Толеутай Рәхимбәков бар.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10