ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

II Төрки кино фестивалендә Фәрит Дәүләтшинның «Инсаф» фильмы тәкъдим ителәчәк

9 июнь 2019, 11:17 , Фото: архив/Александр Эшкинин

II Төрки кино фестивалендә Фәрит Дәүләтшинның «Инсаф» фильмы тәкъдим ителәчәк Казан II Төрки кино фестивален үткәрергә әзерләнә.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). II Төрки кино фестивалендә Татарстанны Фәрит Дәүләтшинның Рабит Батулла пьесасы буенча төшерелгән «Инсаф» фильмы тәкъдим итәчәк. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

21 – 23 июнь көннәрендә Казанда Төрки кино фестивале узачак. Кинофорумда Россия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азәрбәйҗан һәм Төрекмәнстан вәкилләре катнаша. Россиядән программага Татарстан, Башкортстан, Якутия һәм Хакасия фильмнары кертелгән.

Оештыручылар фестивальнең быелгы максатын - төрки фильмнар каталогы булдыру, кинофорумда катнашучы илләрнең киностудияләре белән копродукция булдыру максатыннан сөйләшүләр алып бару, Татарстан киносын төрки дөньяга таныту дип билгелиләр.

Төрки кино фестивале фильмнары «Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәк. Керү – түләүсез. Кинофорум мәгърифәти максатлардан оештырыла, күрсәтелгән фильмнар өчен төрле номинацияләрдә бүләкләүләр каралмаган.

Фестиваль программасында эшлекле сөйләшүләр, түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.

Төрки кино фестивале кунаклары Сабан туенда катнашачаклар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10