ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Баулы егете Сочидагы "Академия искусств" фестивалендә Гран-при яулаган

9 июнь 2019, 08:00 , Фото: bavly-tat.ru/news/yaңalyiklar/baulyly-sochida-gran-pri-yaulagan

Баулы егете Сочидагы Тимур Әсәдуллин конкурста “Нәфис сүз” номинациясендә катнашкан.
(Казан, 9 июнь, "Татар-информ", "Баулы-информ"). Яшь баулылы Тимур Әсәдуллин Сочи шәһәрендә “Академия искусств” балалар һәм яшүсмерләр Халыкара фестиваль-конкурсында Гран-прига лаек булган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Тимур конкурста “Нәфис сүз” номинациясендә катнашкан. Нәтиҗәдә, ул беренче премия лауреаты дип табылган. Шулай ук ул конкурсның төп бүләгенә дә лаек булган – Гран-при алган. 
 
Тимур Әсәдуллин укучылар йортының “Большая перемена” театр берләшмәсенең (җитәкчесе – Алсу Сәетова) кече төркемендә шөгыльләнә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10