ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешән районының Керкәле авылында аренда йортларына күченә башлаганнар

9 июнь 2019, 01:00 , Фото: nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/kerkled-arenda-yortlaryna-kchenlr

Чирмешән районының Керкәле авылында аренда йортларына күченә башлаганнар Биредә барысы 15 йорт-коттедж төзелә.
(Казан, 9 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы Керкәле авылының Дуслык урамында төзелүче аренда йортларының берсендә тора да башлаганнар. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Монда “Ильхан” җәмгыятендә эшләүче Минсалих Атакаев гаиләсе дә күченде.
 
Биредә барысы 15 йорт-коттедж төзеләчәк, 11се әзер диярлек. Тагын икесенең хуҗалары билгеле. Шушы көннәрдә янә 6 йортны кабул итәргә җыеналар.
 
Әлеге аренда йортларында газ, су, электр, канализация – бар да бар. Күч тә, рәхәтләнеп яшә, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10