ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда чигелгән Сабантуй сөлгесенә конкурс игълан ителде

8 июнь 2019, 15:24

Конкурста катнашу өчен үзең яки туганнарың чиккән сөлгенең фотосын Instagramга урнаштырырга кирәк.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе иң яхшы “Казан сөлгесе” конкурсы игълан итте. Иң яхшы сөлгеләр 23 июньдә Аккош күлендә Сабантуй музеенда тәкъдим ителәчәк. Бу хакта районның массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Сөлге җыю – татарларда Сабантуй алдыннан уздырыла торган йола. Элек яшь хатын-кызлар, кызлар ел буе сөлгеләргә бизәк чиккән. Сөлгеләрне батырларга биргәннәр һәм ат иярләренә бәйләгәннәр. Чиккән сөлгеләр иң яхшы батырга бирелгән. Сөлгене биргән вакытта алар теләк теләгәннәр.

Һәр кыз Сабантуй җиңүчесендә, батырның атында үзенең бәйрәмгә дип чиккән сөлгесен күрергә хыялланган.

Бүген татар бизәкләре чигелгән сөлгеләр гаиләләрдә әлеге сөлгеләрне барлыкка китергән ата-бабаларның истәлеге буларак саклана. Ләкин хәзер дә бәйрәмгә сөлге чиккән гаиләләр бар.

Конкурста катнашу өчен үзең һәм туганнарың чиккән сөлгенең фотосын Instagramда урнаштырырга кирәк. Соңыннан аның барлыкка килү тарихын язарга һәм #КазанскоеПолотенце (#КазанСөлгесе) хештэгын куярга кирәк.

Чараны оештыручылар фикеренчә, һәрбер чигелгән сөлге тышкы матурлыкны гына түгел, ә бай тарихны да күрсәтә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10