ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татар костюмы турында китап “Кече Ватан” бәйгесендә җиңде

8 июнь 2019, 14:22 , Фото: ГУП РТ «Татарское книжное издательство»

Татар костюмы турында китап “Кече Ватан” бәйгесендә җиңде Бүләкләү Мәскәүдә “Кызыл мәйдан” китап фестивале кысаларында узды.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Татарстан китап нәшриятында басылган “Татар костюмы” китабы авторы Светлана Суслова “Кече Ватан” XV төбәкара һәм төбәкне өйрәнү Бөтенроссия конкурсы финалисты дипломы белән бүләкләнде. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләү Мәскәүдә “Кызыл мәйдан” китап фестивале кысаларында узган. Светлана Суслова “Күп милләтле Россия” номинациясендә җиңгән.

Светлана Суслова монографиясе Идел-Урал татарларының милли киеме формалашуга, аның этнорегиональ комплексы (Казан, Касыйм татарлары, мишәрләр, керәшеннәр) генезисы үзенчәлекләренә багышланган.

Чагыштырма анализ өчен автор Себер, Әстерхан, Кырым татарлары, шулай ук башка төрки, фин-угор һәм Евразиянең славян этносларының костюмнары буенча материаллар китергән

“Кече Ватан” конкурсын Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы 2005 елдан уздыра. Бәйгенең максаты - төбәкне өйрәнү өлкәсендә кызыклы тикшеренүләр һәм иҗади эшләрне бүләкләү һәм төбәкләрдәге нәшриятларга ярдәм итү.

Быел конкурска Россиянең 68 нәшриятыннан һәм төбәкара һәм төбәкне өйрәнү темасына әдәби китаплар чыгара торган нәшир оешмаларыннан 300 артык басма килгән. Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Вологда, Казан, Курск, Магадан, Севастополь, Якутск һәм башка шәһәрләрдән китаплар килгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10