ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Поездлардан ресторан-вагоннарны алырга телиләр

8 июнь 2019, 13:16

Федераль пассажир компаниясе вәкиле балаларны йөртә торган поездларда ресторан-вагоннар һичшиксез калачак дип белдерде.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Россия тимер юллары ерак юлга йөри торган поездлардан ресторан-вагоннарны алырга тели. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Әлеге мәгълүматны “Федераль пассажир компаниясе” генераль директоры Петр Иванов Петербург Халыкара икътисади форумында әйтте.

Ресторан-вагоннарны алу пассажирларның ихтыяҗы кимү белән бәйле. Ләкин мондый вагоннар балалар йөртә торган поездларда калачак.

“Балаларга хезмәт күрсәтә торган поездларда ресторан-вагоннар калачак. Хәзерге вакытта ресторан-вагоннар булган күпчелек юнәлешләрдә, алар сакланачак. Ләкин барысында да түгел, чөнки ресторан-вагоннар бик кыйммәт”, - диде Иванов.

Шулай ук Федераль пассажир компаниясе теге яки бу юнәлештәге поездларда ресторан-вагоннарына булган ихтыяҗны бәяләү өчен ихтыяҗны анализлый һәм өйрәнә, диде Петр Иванов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10