ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Баулы музеенда курчаклар күргәзмәсе эшли

8 июнь 2019, 22:00 , Фото: bavly-tat.ru/news/yaңalyiklar/bauly-muzeenda-kurchaklar-krgzmse-eshli

Баулы музеенда курчаклар күргәзмәсе эшли Алар барысы да төрле материаллардан һәм төрле техникада эшләнгән.
(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", "Баулы-информ", Айгөл Хөсәенова). Баулының Туган як музеенда ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган “Курчакларның язгы балы” район конкурсында катнашучыларның эшләреннән курчаклар күргәзмәсе оештырылган. Җирле басма шул хакта хәбәр итә. 
 
Конкурста Баулы шәһәре һәм Исергәп, Александровка, Покров-Урыстамак, Кызылъяр авыллары балалар бакчалары катнашкан. Күргәзмәгә “Шатлык”, “Берёзка” тернәкләндерү үзәкләре вәкилләренең һәм Баулы районы оста кулларының эшләре дә куелган.
 
“Курчакларның язгы балы” конкурсында катнашучы Нина Куличковага 79 яшь, ул тегәргә, бәйләргә, чигү чигәргә ярата.
 
"Шулкадәрле матур курчаклар! – ди Нина Андреевна. –  Без кечкенә чакта мондый матур уенчыклар юк иде. Без тузган, ертылып беткән сырмалардан үзебез курчаклар тегә идек, чөнки сугыштан соңгы елларда бернәрсә дә юк иде бит". 
 
Озак еллар балалар бакчасында эшләгән Дамия Әхмәтшинага курчаклар аеруча якын. "Әле дә хәтеремдә: иртә язда, кояш нурлары җирне җылыта башлаган чакларда, кызлар белән печәнлеккә менеп, салам һәм каен ботакларыннан курчак ясап уйный идек. Ул курчаклар безгә шулкадәрле кадерле иде", - ди ул.
 
Күргәзмә залында барлыгы 180нән артык курчак урын алган. Алар барысы да төрле материаллардан һәм төрле техникада эшләнгән.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10