ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан янында кешеләр утырган көймә суга капланып, бер ир-ат вафат булган

8 июнь 2019, 12:19 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казан янында кешеләр утырган көймә суга капланып, бер ир-ат вафат булган Коткаручылар зыян күргән икенче кешене ярга чыгарганнар.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Казан янында “Санта” шифаханәсе тирәсендә кешеләр утырган көймә суга капланган һәм бер кеше батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бүген 6:30 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына бер ир-аттан хәбәр килде. Ул кешеләр утырган көймә суга каплануын һәм кешеләрнең батуын әйтте”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

120нче эзләү-коткару бүлеге хезмәткәрләре фаҗига урынына санаулы минутларда килеп җитә. Биш коткаручы ярдан 400 метр читтә йөзүче ир-атны күреп ала. Коткаручылар зыян күргән ир янына йөзеп барып, аны ярга алып чыга. Ярда ир-атка беренче ярдәм күрсәтәләр.

Ачыкланганча, ял итүче ике ир көймәдә елгага йөзеп кергән. Бер мизгелдә көймә суга капланган. Ир-атлар берникадәр вакыт көймәнең читенә тотынып торганнар. Ләкин берсенең көче беткән һәм суга баткан. Икенчесе ярга йөзеп чыккан.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында 2нче зона эзләү-коткару отрядының водолазлар төркеме һәм кечкенә йөзү суднолары буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре эшли. Алар батып үлгән ирнең гәүдәсен эзли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10