ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Facebook Huawei смартфоннарында Instagram һәм WhatsApp кушымталарын тыячак

8 июнь 2019, 11:58

Яңа чикләү элек чыгарылган гаджетларга кагылмый.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Facebook Америка корпорациясе Huawei Кытай компаниясе җитештергән смартфоннарга үзенең кушымталарын урнаштыруны тыйды. Facebook һәм Instagram кебек социаль челтәрләр, шулай WhatsApp мессенджеры турында сүз бара. Бу хакта “Рейтер” агентлыгы хәбәр итә.

Тыюлар элек чыгарылган гаджетларга түгел, ә яңа җайланмаларга гына кагылачак. Facebook бу тыюларны кайчан гамәлгә кертә башлаячагын аныкламады.

Huawei компаниясе вәкилләре әлеге хәлне шәрехләмәде, дип яза агентлык.

  • Google компаниясе Huawei белән эшләүдән баш тартты. Шул сәбәпле Huawei смартфоннарында Android операция системасы эшләүдән туктаячак

Facebook һәм Googleдан тыш, Кытай концерны белән эшләүдән Google, Intel, Qualcomm, Xilinx һәм Broadcom Америка компанияләре, шулай ук ARM Британия корпорациясе дә баш тартты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10