ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Мубай белән Эльмир Низамовның уртак концерты көтелә

8 июнь 2019, 09:28 , Фото: Александр Эшкинин/архив

Казанда Мубай белән Эльмир Низамовның уртак концерты көтелә Концерт 19 июньдә «Маяковский» иҗади пространствосында булачак.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Мубайның композитор Эльмир Низамов белән уртак концерты көтелә. Бу хакта җырчының концертларын даими оештыручы Дмитрий Ильин хәбәр итә.

«Мубайның тәэсирле тавышы белән Эльмир Низамовның фортепианода виртуоз уены тамаша залында кабатланмас атмосфера тудырачак. Бу композицияне бер ишеткән кеше, аны яңадан тыңларга омтылачак», - дип вәгъдә ителә оештыручыларның хәбәрендә.

Үзенчәлекле стиле булган, татар альтернатив музыкасының нигезендә торган Мубай концертларын бик сирәк бирә. Җырчының үз тамашачысы бар. Аның гыйнвар аенда булган алдагы концертында тамашачы җырчының композитор Эльмир Низамов белән дуэтын югары бәяләгән иде.

Мубай белән Эльмир Низамовның уникаль концерты 19 июньдә Маяковский урамында урнашкан «Маяковский» иҗади пространствосында булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10