ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәннең Әккәрәй авылыннан Лариса Трофимова “Ана даны” медаленә лаек булды

8 июнь 2019, 20:00 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешәннең Әккәрәй авылыннан Лариса Трофимова “Ана даны” медаленә лаек булды Трофимовлар биш бала тәрбияли.
(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районыннан Лариса һәм Тимофей Трофимовларга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда тантаналы рәвештә “Ана даны” медале тапшырган. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Әккәрәй авылында туып үскән Лариса һәм Тимофей 1993нче елда гаилә кора. Бер елдан соң аларның беренче сабыйлары Татьяна дөньяга килә. Бүген инде ул үзе ике бала әнисе.
 
Икенче кызларын Трофимовлар 1996нчы елны алып кайталар. Нина да, апасы кебек үк, 9нчы сыйныфтан соң көллияткә укырга керә, ә аннан соң югары уку йортында һөнәр үзләштерә. 2017нче елны ул да тормышка чыга.
 
2000нче елгы Олег 9нчы сыйныфтан Яр Чаллы шәһәренә китә. Политехник көллиятне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итә.
 
Андрей быел беренче сыйныфны тәмамлаган, ә инде төпчекләре Маша әлегә балалар бакчасына йөри. Трофимовлар улларына-кызларына яхшы тәрбия биргәннәр, ярдәмчел, инсафлы, миһербанлы балалар әти-әниләреннән үрнәк алып яшиләр.
 
Бүген Лариса Васильевна - социаль хезмәткәр, ире Тимофей Михайлович газ хезмәтендә эшли. Гаилә йорт тутырып мал да асрый икән. Өч сыердан һәм 9 баш бозаудан тыш, 70 баштан күбрәк төрле кош-кортлары да бар.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10