ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Апас имамнары Йомралы авылында кунак булган

8 июнь 2019, 06:00 , Фото: apastovo.ru

Апас имамнары Йомралы авылында кунак булган Июнь ахырында шундый ук чара Акхуҗа авылы мәхәлләсендә уздырылачак дип килешенгән.
(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы Иске Йомралы авылының капиталь төзекләндерүдән соң янә ишекләрен ачкан Мәдәният йортына авыл мәчетләре имамнарын кунакка дәшкәннәр. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Аның якты, киң сәхнәсендә яңа нигезгә, яңа йортка Корьән уку йоласы башкарылды. Соңыннан имамнар иске нигездә 15 ел элек төзелгән авыл мәчетенә килде. Биредә бик мул сыйлы табын артында кунак булгач, мәчеттә намаз укыдылар. 
 
Июнь ахырында шундый ук чара Акхуҗа авылы мәхәлләсендә уздырылачак дип килештеләр. Район мөхтәсибе катгый итеп, барлык авыл имамнарын да мондый эшлекле танышу, халык йолаларын торгызу, тәҗрибә уртаклашу чараларында даими катнашырга өндәде.
 
Бу чарада шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев та катнашты һәм чыгыш ясады.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10