ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районында 95 яшьлек сугыш ветеранын котладылар

8 июнь 2019, 09:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районында 95 яшьлек сугыш ветеранын котладылар Хашим ага Фәхретдинов яу кырында яраланып, бер аяксыз калган, әмма гомер буе колхазда эшләгән.
(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). 5 июньдә Әлки районының Югары Әлки авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан Хашим ага Фәхретдиновка 95 яшь тулды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
 
Кызы Карибә Сәгыйрова тәрбиясендә яшәүче ветеранны район башлыгы Александр Никошин өенә барып котлады. Хашим ага яу кырында яраланып, бер аяксыз кала. Шуңа карамастан, тыныч тормышта һәрчак эшли, хезмәт куя. Күп еллар терлекчелектә мактаулы бригадир була ул.
 
Юбилярны туган көне белән Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин, эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов та котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10