ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әгерҗедә Сабан туена бүләкне җигелгән атларда җыйганнар

8 июнь 2019, 02:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗедә Сабан туена бүләкне җигелгән атларда җыйганнар Шәһәр халкы, мәдәният хезмәткәрләрен Сабан туена бүләк биреп сөендергәннән соң, аларга кушылып җырлап-биеп тә алган.
(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Иң яратып, көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабан туе алдыннан Әгерҗе урамнарында җигелгән атларга утырып, тирә-якны гармун моңнарына күмеп бүләк җыйганнар. Район басмасы шул хакта хәбәр итә. 
 
Мәдәният хезмәткәрләреннән торган өч төркем өч көн дәвамында Сабантуй бүләкләрен шәхси йортларда яшәүчеләрдән җыйды.
 
Шәһәребез халкы, мәдәният хезмәткәрләрен Сабан туена бүләк биреп сөендергәннән соң, аларга кушылып рәхәтләнеп җырлап-биеп тә алды. Ә мәдәният хезмәткәрләре аларны 8 июньдә – авылларда, 9ында Әгерҗедә узачак милли бәйрәмебезгә чакырдылар.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10