ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Ютазының Әбсәләм авылы клубында район эшмәкәрләре хөрмәтенә бәйрәм уздырылган

8 июнь 2019, 00:00 , Фото: yutazy.ru

Ютазының Әбсәләм авылы клубында район эшмәкәрләре хөрмәтенә бәйрәм уздырылган Авыл клубы фойесында шәхси эшмәкәрләр җитештерә торган товарлардан күргәзмә дә оештырылган.
(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазының Әбсәләм авылы клубында район эшмәкәрләре хөрмәтенә бәйрәм кичәсе узды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Чара авыл клубы фойесында оештырылган шәхси эшмәкәрләр җитештерә торган товарлар күргәзмәсеннән башланды. Тамаша залыннан урын алган сәүдәгәрләр, фермерлар, алыпсатарларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде.
 
"Базардагы зур көндәшлек эшмәкәрләрдән даими эзләнүне, һәрвакыт яңалыкка омтылуны, лидер булырга омтылуны таләп итә. Шуңа күрә кыенлыклар алдында югалып калмый торган, максатчан, хезмәт сөючән кеше генә шәхси эшмәкәр була ала", - диде ул тантана хуҗаларына мөрәҗәгать итеп.
 
Рөстәм Нуриев зур канәгатьлек хисе белән тырыш эшчәнлекләре белән район халкы тормышын тагын да камил итүдә үзләреннән саллы өлеш кертүче эшкуарларын район советының мактау грамоталары белән билгеләп узды.
 
 Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару белән беррәттән, район чараларын оештыруда социаль партнер булып торучы бизнесменнарга район башлыгың рәхмәт хатларын тапшырды.
 
Әлбәттә, бу кичне район мәдәният йорты артистлары, иҗат коллективлары күңелле ял мизгелләре бүләк итте.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10