ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Алабугада Ford Transit машиналарын ясау дәвам итәчәк

7 июнь 2019, 18:42

Әлеге килешү Ford Transit линейкасын җитештерүне инвестицияләргә ярдәм итәчәк.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). "Форд Соллерс Алабуга" ААҖ Россиядә Ford Transit линейкасын җитештерүне үстерү өчен Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән махсус инвестицион контрактны имзалады. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Контрактны бүген, Петербург халыкара икътисади форумында имзаладылар. Чарада Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Ford Европа идарәсе рәисе Стивен Армстронг һәм ПАО “Соллерс”ның генераль директоры Вадим Швецов катнашты.

Әлеге чарада шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

"Форд Соллерс Алабуга"ның Ульяновск автомобиль заводы белән имзалаган килешүе, Россиядә киләчәктә Ford Transit линейкасын җитештерүне арттыруны инвестицияләү һәм локальләштерүне күздә тота. Һәм ул компаниягә 2028 елга кадәр дәүләт ярдәменең төп чараларын сакларга ярдәм итәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10