ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Лаеш районында “Татарстанда кыр көне” күргәзмәсен Рөстәм Миңнеханов ачачак

7 июнь 2019, 18:29 , Фото: Александр Эшкинин/архив

Лаеш районында “Татарстанда кыр көне” күргәзмәсен Рөстәм Миңнеханов ачачак Лаеш районының Зур Кабан авылында кыр форматындагы иң зур күргәзмә булачак.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). 2-4 июль көннәрендә Лаеш районының Зур Кабан авылында “Татарстанда кыр көне – 2019” дип аталган кыр форматындагы иң зур күргәзмә була. Күргәзмәнең рәсми ачылышы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, 2 июльдә булачак. Бу хакта күргәзмәне оештыручылар хәбәр итә. 

Ачылыш вакытында республика башлыгы һәм рәсми кунаклар экспозицияләрне, катнашучыларның стендларын караячак, Татарстанның һәм Россиянең агросәнәгать комплексындагы яңалыклар белән танышачак. 

Чараның максаты – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрийлары арасында төбәкара элемтәләрне ныгыту, хезмәт күрсәтү, товар, җиһаз җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр булдыру, агросәнәгать секторы үсеше һәм ярдәм итү буенча тырышлыкларны ныгыту.

Кыр күргәзмәсендә “Үсемлекчелек”, “Агросәнәгать комплексларын инженер-техник яктан тәэмин итү”, “Терлекчелек”, “Мелиорация”, “Кече хуҗалык формалары” бүлекләре тәкъдим ителәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10