ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов ВТБ панель сессиясендә төбәккә инвесторлар җәлеп итү турында сөйләде

7 июнь 2019, 17:44 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов ВТБ панель сессиясендә төбәккә инвесторлар җәлеп итү турында сөйләде Татарстан биш ел рәттән Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтинг лидерлары өчлегенә керә.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында ВТБның «Илкүләм үсеш проектларында бизнесның катнашу инструментлары» панель сессиясендә катнашты. Ул төбәккә инвесторлар җәлеп итү, инвестицион климатны яхшырту һәм тулаем кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм турында сорауга җавап бирде. Бу турыда Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сессиядә Россия Икътисади үсеш министры Максим Орешкин, ВТБ (ГАҖ) банкы президенты-Идарәсе рәисе Андрей Костин һәм башкалар катнашты. Чыгыш ясаучылар илнең икътисадын үстерүдә катнашу мәсьәләләре турында фикер алышты. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика икътисадын үстерү Стратегия-2030 кысаларында гамәлгә ашырыла. Бүгенгә төбәктә иллеләп инвестпроекттан торган пул формалаштырылган. Татарстанда Россия һәм чит илләр инвесторларының уңышлы эшчәнлеге өчен барлык шартлар да тудырылган,  дәүләт тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә, диде Рөстәм Миңнеханов.

Шушы комплекслы эш нәтиҗәсендә Татарстан биш ел рәттән Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтинг лидерлары өчлегенә керә. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, төп проектлар нефть-газ химиясе комплексына бәйле. Машиналар төзелешендә «КАМАЗ» К5 буыны йөк автомобильләре җитештерү буенча эре проектны гамәлгә ашыра.

Татарстандагы чит ил инвесторларына Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре белән стратегик хезмәттәшлекне мисал итеп китерде. Шундый партнерларның берсе – Haier корпорациясе. Чаллыда Индустриаль парк территориясендә Haier көнкүреш техникасын җитештерүен ачты.

5 июньдә Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин барында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан, Чаллы мэриясе һәм Haier корпорациясе арасында кер юу машиналары җитештерү буенча Чаллы индустриаль паркы территориясендә заманча «акыллы завод» булдыру буенча Ниятләр турында меморандум имзаланды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу – ике ил бизнесы өчен дә яхшы сигнал. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10