ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Yokogawa компаниясе Иннополиста компьютер программалары эшләргә тәкъдим итте

7 июнь 2019, 17:12 , Фото: Султан Исхаков/архив

Yokogawa компаниясе Иннополиста компьютер программалары эшләргә тәкъдим итте Yokogawa компаниясенең Татарстандагы мәгариф һәм сәнәгать оешмалары белән хезмәттәшлеге компаниягә проектларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Yokogawa япон компаниясе президенты Такаши Нишиджима Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Иннополиста программалар белән тәэмин итүне эшләргә тәкъдим итте. Бу хакта ул журналистларга Петербург халыкара икътисад форумы кулуарларында сөйләде.

“Әлегә безнең төгәл билгеләнгән структура һәм моның ничек эшләнәчәген күзаллау юк. Ләкин без Татарстандагы сәнәгать һәм мәгариф оешмалары вәкилләре белән булган бик яхшы мөнәсәбәтләргә таянабыз. Бу проектны тормышка ашырганда да без моңа таяначакбыз”, - диде ул.

  • "Йокогава Электрик СНГ" компаниясе ТАИФка оешманың нәтиҗәлелеген арттыруда ярдәм итәчәк. Хезмәттәшлек турында килешү Петербург халыкара икътисад форумы кысаларында имзаланды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10