ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казахстан гражданнары Президент сайлауда Казандагы Генконсуллыкта тавыш бирә ала

7 июнь 2019, 11:37 , Фото: pixabay.com

Казахстан гражданнары Президент сайлауда Казандагы Генконсуллыкта тавыш бирә ала Казахстан Республикасы Президентын чираттан тыш сайлау якшәмбе, 9 июньгә билгеләнгән.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстанга килгән Казахстан гражданнары 9 июньдә ил Президентын сайлауда Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгында тавыш бирә алачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегендә хәбәр иттеләр.

«2019 елның 9 июнендә Казахстан Республикасы Президентын чираттан тыш сайлау узачак. Бу көнне Казанда булган Казахстан Республикасы гражданнары Генераль консуллыкта (Карл Маркс урамы, 8/13 йорт) тавыш бирә алачак», - дип белдерделәр илчелектә.

Сайлау участогына килгәндә үзең белән паспорт яки Казахстан Республикасы гражданиның шәхес таныклыгы булырга тиеш.

Казаннан тыш, Россия Федерациясе территориясендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан һәм Омск шәһәрләрендә дә тавыш бирергә мөмкин.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10