ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Саксония Премьеры белән цифрлы производствоны үстерү хакында сөйләште

7 июнь 2019, 11:30 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов Саксония Премьеры белән цифрлы производствоны үстерү хакында сөйләште Татарстан Президенты Михаэль Кречмерны Татарстанга чакырды.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы-2019 кысаларында Саксония Премьер-министры Михаэль Кречмер белән очрашты. Очрашуда 4.0 цифрлы индустриясе шартларында җитештерүне үстерү һәм эшче кадрлар әзерләү хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуның башында Рөстәм Миңнеханов Кречмер әфәндегә кунакчыллык күрсәткәне һәм быелның февралендә Татарстан делегациясенең Саксониягә сәфәрен оештырган өчен рәхмәт белдерде. Әлеге визит вакытында хезмәттәшлек турында килешү, шулай ук Татарстан Республикасының Саксониядә вәкиллеген ачу хакында аерым килешү имзаланды.

Работа делегации Республики Татарстан во главе с Президентом РТ Р.Н.Миннихановым в Петербургском международном экономическом форуме.

ТР Президенты Татарстанның Саксония бизнесы белән элемтәләрне киңәйтүгә карата кызыксынуын искәртте. Ул Татарстан-Саксония эшче төркеме эшләвен, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Лейпциг Сәүдә палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануын әйтте.

Михаэль Кречмер Татарстан Республикасының Саксониядә (Лейпциг) вәкиллеген ачу юнәлешендә эш алып барылуы хакында хәбәр итте. 

«Кречмер һәм Миңнеханов 4.0 цифрлы индустриясен гамәлгә ашыру хакында фикер алышты. Бу производстволарга нәтиҗәлелекне арттырырга, яңа материаллар кулланырга мөмкинлек бирә. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 4.0 цифрлы индустриясе өчен яшь кадрлар кирәк. Яңа производстволарда 4.0 цифрлы индустриясе принципларын гамәлгә кертү белән бергә, булганнарын яңарту да зур әһәмияткә ия», - диелә бу хәбәрдә.

Работа делегации Республики Татарстан во главе с Президентом РТ Р.Н.Миннихановым в Петербургском международном экономическом форуме.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында шулай ук Германиянең сәнәгатьтә цифрлаштыру өлкәсендә яхшы тәҗрибә туплавы һәм Татарстанның әлеге юнәлештә немец партнерлары белән актив хезмәттәшлек итүе хакында искәртте. ТР Президенты Михаэль Кречмерны Татарстанга чакырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10