ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан янындагы чүп яндыру заводын июль аенда төзи башлаячаклар

7 июнь 2019, 10:35 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казан янындагы чүп яндыру заводын июль аенда төзи башлаячаклар "Бүгенге көндә рөхсәт документлары алу һәм дәүләт экспертизаларын раслау белән бәйле эшләр башкарыла", - диде «РТ-Инвест» генераль директоры.

(Санкт-Петербург, 7 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда чүп яндыру заводын июль аенда төзи башлаячаклар. Бүгенге көндә рөхсәт документлары алу һәм дәүләт экспертизаларын раслау белән бәйле эшләр башкарыла. «РТ-Инвест» генераль директоры Андрей Шипелов Петербург халыкара икътисади форумы барышында «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Шулай ук генераль подрядчыны, проектны гамәлгә ашыруда төп партнерларны сайлыйлар. Инвестицияләрнең күләме 28 миллиард сум тәшкил итә. Без проектны акча белән тәэмин итү өчен банклар, финанс партнерлары белән эшлибез», - диде ул.

«РТ-Инвест» башлыгы көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен тарифларның артуына бәйле проблеманы да кузгатты.

«Тарифларны күтәрми торып, инвестицион чаралар үткәрү, калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү өчен тиешле инфраструктура төзү мөмкин түгел. Бәяләрнең артуын исәпкә алсак, әлеге тармакта акча барыбер җитәрлек түгел», - диде Андрей Шипелов.

  • Заводны Яшел Үзән районының Осиново авылында сафка бастыру күздә тотыла. Апрель аенда Росприроднадзор белгечләре Татарстанда чүп яндыру заводын төзүне хуплады.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10