ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

БРИКС илләренең яшь дипломатлары Казанга форумга җыелачак

7 июнь 2019, 09:13

Чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан оештырыла.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казанда БРИКС илләренең яшь дипломатлары форумы узачак. Бу хакта БРИКС һәм ШОС илләренең яшь лидерлары форумының пленар утырышында Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов сөйләде. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Ставропольдә яшь лидерлар форумында 23 илдән БРИКС һәм ШОС катнашучы яшь җәмәгатьчеләр, шулай ук яшьләр белән эшләүче хакимият органнары вәкилләре катнашты. Форум ачылышында яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев чыгыш ясады, ул яшьләр дипломатиясенең халыкара хезмәттәшлек өчен әһәмиятен ассызыклады.

Ул, аерым алганда, яшьләр онлайн-проектларын координацияләүче структура булдырырга тәкъдим итте.

Бу тәкъдимне Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов та хуплады. «Глобаль коммуникацияләр бүген гаять тизлек белән бара. Әмма тизлек белән беррәттән, яшьләрнең халыкара хезмәттәшлеге үз эченә алган кыйммәтләр һәм мәгънәсе дә зур», - дип билгеләп үтте министр.

Ул төрле илләрдән килгән коллегаларына Татарстанда төрле милләт һәм мәдәният вәкилләре булган 800 меңнән артык яшь кеше яшәвен сөйләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10