ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Яңгыр Чирмешән районының Иске Кади авылында помидор, кыярларны агызган - видео

7 июнь 2019, 23:00 , Фото: nashcheremshan.ru/

Яңгыр Чирмешән районының Иске Кади авылында помидор, кыярларны агызган - видео Яңгыр сулары Иске Кадида бакчаларны агызган, шуның видеосын куйганнар.
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Яңгыр суы Чирмешән районының Иске Кади авылында помидор, кыярларны агызган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Бу атна башында кесә телефоннарының Вотсап челтәрендә безнең районга кагылышлы тагын хәбәр йөрде. Яңгыр сулары Иске Кадида бакчаларны агызган, шуның видеосын куйганнар.
 
Әлеге видеоязманың авторы шушы авылда яшәүче Зөлфирә Сафина булып чыкты.
 
"3 июнь көнне, кич белән бик каты яңгыр ява башлагач, бакчага чыгып карыйм әле дисәм - анда әкәмәт. Язгы ташу шикелле, шарт-шорт яшен яшьни бит әле. Без авыл кырыенда, төньякта торабыз. Ташу Ком базы ягыннан төште. Су бәрәңгеләрнең өстен, туфракның ашлы өлешен юып алган", - ди хуҗабикә.
 
Сафиннар 150 төп помидор утырткан утырткан булган, анысының яртысы калган, ике түтәл кыяр исә юк. 
 
"Үтәмештәге кебек үк булмады, шуңа сөенергә. Әле менә кичә бакчага берәр трактор арбасы туфрак өстәп чыктык. Яңгыр бик көчле булды, видеога төшереп, аны үзебезнең авылдашлар группасына гына “Кызлар, карагыз әле, бездә нинди могҗиза дип” куйган идем, бөтен дөньяга таралган", - ди Зөлфирә Сафина. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10