ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тәтештә Пушкин көне уздырылган

7 июнь 2019, 09:00 , Фото: tetyushy.ru/

Тәтештә Пушкин көне уздырылган Паркта мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, кечкенә сабыйлар белән әти-әниләр, шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар җыелган.
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары").  Тәтешнең үзәк паркында кичә шагыйрь Александр Пушкин тууының 220 яшьлеге уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
 
Паркта мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, кечкенә сабыйлар белән әти-әниләр, шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар җыелды. Китапханә хезмәткәрләре алар өчен классикның китаплар экспозициясен тәкъдим итте. 
 
Бәйрәм кунаклары әкият төрендә ясалган сәхнәдә Пушкинның шигырьләрен укый алдылар. Янәшәдә самавыр, бал, варенье һәм башка нигъмәтләр куелган өстәл корылган иде.
 
Ә Парк аллеясендә Александр Пушкин булып киенгән кешене очратырга мөмкин булды, ул классикның шигырьләрен укырга, шулай ук истәлеккә фоторәсемгә төшәргә тәкъдим итте, моңа балалар бик теләп ризалашты.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10