ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Спаста "Тормыш буенча җырлап” район конкурсы тәмамланган

7 июнь 2019, 22:00 , Фото: spas-rt.ru/

Спаста Чара ветераннар арасында эшне активлаштыру, өлкән яшьтәге кешеләрне иҗатка җәлеп итү максатыннан оештырылган.
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спаста пенсионер вокаль коллективлары арасында уздырылган “Тормыш буенча җырлап” район конкурсы тәмамланды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Ул районның берничә куст зонасында – колхоз, Никольск, Өчкүл, Куралово һәм шәһәр буенча үткәрелде.
 
Чараны ветераннар арасында эшне активлаштыру, өлкән яшьтәге кешеләрне иҗатка җәлеп итү максатыннан район ветераннар оешмасы белән мәдәният бүлеге оештырды.
 
"Пенсионерлар мондый чараларда бик теләп катнашалар икәнен конкурс тагын бер кат раслады, – дип билгеләп үтте район ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова. – Алар сәхнәгә чыгып, үзләренең талантларын күрсәтү мөмкинлеген сөенеп көтәләр".
 
 Бу юлы үз вокаль ансамбльләрен оештырган үрнәклеләр барысын да сокландырган. Ә Антоновка авылы хоры жюри игътибарына хор чыгышын тәкъдим иткән. Сәхнәгә 27 кеше, алар арасында 6 ир-ат чыкты, һәм бу тамаша барысына да ошады, диелә хәбәрдә.
 
Иң яхшы номерлар сентябрь аенда үтәчәк гала-концерт өчен сайлап алыначак.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10