ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Спаста Үзәк мәйдан төзекләндерелә

7 июнь 2019, 07:00 , Фото: spas-rt.ru/

Спаста Үзәк мәйдан төзекләндерелә Шәһәрнең үзәк мәйданына түшәлгән иске тимер-бетон плитәләрне казып алуга керештеләр.
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спаста шәһәрнең үзәк мәйданы төзекләндерелә. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Шәһәрнең үзәк мәйданына түшәлгән иске тимер-бетон плитәләрне казып алуга керештеләр. Планлаштырылган реконструкция эшләре барышында биредә шактый үзгәрешләр булыр дип көтелә.
 
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның маенда район халкы 10 меңгә кадәр булган кече шәһәрләр арасында уңайлы шәһәр мохите проекты булдыру буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында керде. 
 
Моның өчен 30 миллион сум күләмендә грант бирелде. Бу акча үзәк мәйданга беркадәр реконструкция ясау һәм төзекләндерү эшләрен башкару мөмкинлеге бирәчәк.
 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Казакова сүзләренә караганда, акча агымдагы елның азагына кадәр үзләштерелергә тиеш. 
 
Моннан тыш, реконструкция үткәрү өчен республика бераз акча бирәчәк, җирле бюджет һәм инвесторлар акчасы да тотылачак. Бу акчага мәйданның өч өлешендә эшләр башкарылырга тиеш.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10