ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе “Питрәч” телеканалында булды

7 июнь 2019, 02:00 , Фото: pestrecy-rt.ru

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе “Питрәч” телеканалында булды Марина Коновалова һәм Сергей Шерстнев шулай ук республика телерадиокомпанияләрен йөреп чыгарга ниятли.
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", "Алга", Ләйсән Мифтахова). Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов "Питрәч” телекомпаниясе студиясендә булды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Шулай ук аның белән бергә "Татмедиа" АҖ генераль директоры урынбасары Марина Коновалова һәм тележурналист, Татарстан Журналистлар берлеге идарәсе әгъзасы Сергей Шерстнев республика телерадиокомпанияләрен йөреп чыгарга ниятли. 
 
"Безнең телекомпанияләрнең техник хәле мактанырлык түгел. Коллективлар да искиткеч яхшы, иҗади кешеләр дә бар, әмма техника искергән. Тамашачыларга сыйфатлы картина күрсәтү өчен заманча техника кирәк. Бу мәсьәләне куячакбыз, һәм ул хәл ителәчәк", - дип билгеләп үтте Илшат Әминов Питрәчтә.
 
Исегезгә төшерәбез:  РФ Дәүләт Думасы "22нче төймә" турында закон кабул итте. Ул кабель челтәрләрендә муниципаль телекомпанияләргә беркетеләчәк. Бу күчүгә бөтен кешегә дә әзерләнергә кирәк.
 
"Республиканың бөтен телевизион организмының нигезе булган муниципаль телевидениене саклап калу бурычы тора. Без барыбыз да бердәм телевизион киңлектә торабыз, актив рәвештә сюжетлар һәм программалар белән алмашабыз", - диде Илшат Юныс улы.
 
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлегә җирле телекомпанияләрнең үз тамашачылары бар, шуңа да телекомпанияләр яшәячәк.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10