ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Яңа Чишмәнең яшь боксчысы Россия җыелма командасы резервына кергән

7 июнь 2019, 01:00 , Фото: novoshishminsk.ru/news/sport/yash-bokschy-rossiya-yelma-komandasy-rezervyna-kergn

Яңа Чишмәнең яшь боксчысы Россия җыелма командасы резервына кергән Анапа шәһәрендә 2005-2006 елда туган яшүсмерләр арасында бокс буенча Россия беренчелеге узды.
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районының яшь боксчысы Газиз Шамазов Россия җыелма командасы составы резервына кергән. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
2019 елның 19-26 май көннәрендә Анапа шәһәрендә 2005-2006 елда туган яшүсмерләр арасында бокс буенча Россия беренчелеге узды.
 
Анда Яңа Чишмә районының спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Газиз Шамазов һәм Булат Хәйруллиннар катнашты. Һәр авырлыкта бөтен Россиядән барлыгы 18 катнашучы кертелгән. 
 
Ярыш нәтиҗәләре буенча Газиз Шамазов чирек финалга һәм Россия җыелма командасы составы резервына кергән.  Егетләр лаеклы чыгыш ясаганнар һәм җиңү өчен ныклап көрәшкәннәр, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10