ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Экспертлар Дәүләт Советына сайлауларда 80 процентка якын кеше килүне фаразлый

6 июнь 2019, 20:32 , Фото: архив/Михаил Захаров

Экспертлар Дәүләт Советына сайлауларда 80 процентка якын кеше килүне фаразлый
Сораштырылган республика халкының яртысы диярлек сайлау участокларына килергә планлаштыра.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Сайлаучыларның республика парламентына көзге сайлаулар белән кызыксынуы бик югары. Татарстанлыларның 78 проценты көзге сайлауларда үз тавышларын бирергә әзер. Бу хакта «Иҗтимагый фикер – Татарстан» фонды материалларында әйтелә.

Фонд экспертлары Татарстан Дәүләт Советына сайлау кампаниясе башланыр алдыннан электораль кәефләрне тикшерүне 2019 елның май ахыры – июнь башында үткәргән.

«Сораштыруда 1528 респондент катнашты. Сораштырылучыларның 46,4 проценты тавыш бирүдә һичшиксез катнашачагын әйтте. Респондентларның тагын 31,6 проценты «катнашырга мөмкин», – диелә тикшеренү материалларында.

Анда катнашучыларның 11,1 проценты республика парламенты сайлауларында катнашмау ниятләре хакында ышанычлы рәвештә белдерде. Тагын 9,5 проценты «мөгаен, катнашмаячагы» хакында хәбәр итте. Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 1,4 проценты гына төгәл җавап бирә алмаган.

5 июньдә пленар утырышта Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 8 сентябрьгә республика парламентына сайлаулар билгеләү турында карар кабул итте.

Кандидатларны тәкъдим итү вакыты 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 24 июльгә кадәр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлау кампаниясендә катнашучыларның ахыргы исемлеген тәкъдим итәргә тиеш.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10