ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан һәм "Росгеология" хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзалады

6 июнь 2019, 18:48 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан һәм "Кешеләр һәм технологияләр - безнең өчен шул ике юнәлеш иң мөһиме", - диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Бүген Петербург халыкара икътисади форум кысаларында Татарстан Хөкүмәте белән "Росгеология" АҖ арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзаланды.

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Росгеология" АҖ генераль директоры Сергей Горьков куйдылар.

Сергей Горьков белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, багланышлар өчен потенциал зур.

Работа делегации Республики Татарстан во главе с Президентом РТ Р.Н.Миннихановым в Петербургском международном экономическом форуме.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "Росгеология" белән "Татнефть" төркеме арасында дәвамлы хезмәттәшлек мөмкинлекләре бар.

Татарстан Президенты әйтүенчә, производствода заманча технологияләр куллану һәм югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителеш - бүгенге көндә иң әһәмиятле юнәлешләр. "Кешеләр һәм технологияләр - безнең өчен шул ике юнәлеш иң мөһиме", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген шулай ук Татарстан Президенты катнашында Казан (Идел буе) федераль университеты белән "Росгеология" АҖ арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзаланды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10