ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда М7 трассасы участогында хәрәкәтнең максималь тизлеге арттырылды

6 июнь 2019, 18:21 , Фото: ГИБДД по РТ

Татарстанда М7 трассасы участогында хәрәкәтнең максималь тизлеге арттырылды
 Климат үзенчәлекләре аркасында чикләүләр 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр кертеләчәк.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда М7 трассасы участогында хәрәкәтнең максималь тизлеге арттырылды. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«6 июньнән 886дан 896 километрга кадәр җиңел автомобильләр юлы өчен 110 километр тизлек режимы кертеләчәк. Балык Бистәсе һәм Теләче районнары буенча уза торган трасса участогында «Максималь тизлекне чикләү» һәм «Транспорт чарасы төре» юл билгеләре урнаштырылачак», – дип сөйләделәр автоинспекциядә.

Анда тизлек режимын арттыру буенча тәкъдимнәр узган елның октябрь аенда ук каралды. Авария нәтиҗәләрен анализлау нәтиҗәләре буенча 10 километрлы участок сайланган, анда хәрәкәт шартлары тизлек буенча чикләүне арттырырга мөмкинлек бирә.

ЮХИДИда билгеләп үтелгәнчә, Татарстанда климат үзенчәлекләре аркасында бу үзгәрешләр сезонлы төс алачак һәм 1 майдан 30 сентябрьгә кадәрге чорга кертеләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10