ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Петербург форумы сессияләрендә һәм дискуссияләрендә катнаша

6 июнь 2019, 16:22 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Петербург форумы сессияләрендә һәм дискуссияләрендә катнаша Дискуссия барышында федерация субъектлары губернаторлары төбәкләр өчен актуаль булган темалар буенча фикер алышты.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында «Бөтендөнья икътисады баланс эзли» энергетика панелендә катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Энергетика базарлары һәм бөтендөнья нефть-газ тармагы үсешенең перспектив трендларын аналитик тикшерүләр турында «НК «Роснефть» ГАҖ төп башкарма директоры, Идарәсе рәисе Игорь Сечин сөйләде. Энергетика панеле» сессиясендә тулаем нефть-газ тармагының тотрыклы үсешенә төрле яклап анализ ясалды, аның географик күптөрлелеге ассызыкланды.

Дискуссиядә катнашучылар энергетика базарларында трендларга карата һәм бөтендөнья нефть-газ тармагы трансформациясе, базарлар эшенә геополитик факторларның йогынтысы динамикасы турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясенең башка әгъзалары «Партнерлык һәм тәҗрибә алмашу: энергия һәм үсеш чыганаклары» пленар дискуссиясендә катнаштылар. Дискуссия барышында федерация субъектлары губернаторлары төбәкләр өчен актуаль булган темалар буенча фикер алыштылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10