ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан һәм Красноярск крае хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру планын имзалады

6 июнь 2019, 15:32 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан һәм Красноярск крае хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру планын имзалады Рөстәм Миңнеханов Красноярск краена территорияләрнең гомуми үсеше өчен драйверга әйләнәчәк яңа кызыклы проектлар теләде.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән очрашты. Сөйләшүләрдән соң, төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыра торган чаралар Планы имзаланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов 2 мартта Красноярскида кышкы Универсиаданы ачу тантанасы бик матур килеп чыкты, диде. Аның сүзләренчә, Красноярск краеның бик зур әзерлек эше һәм әлеге спорт вакыйгасын уңышлы уздыру дөньяга Россиянең зур потенциалы барлыгын күрсәтте.

Работа делегации Республики Татарстан во главе с Президентом РТ Р.Н.Миннихановым в Петербургском международном экономическом форуме.

Рөстәм Миңнеханов Красноярск краена территорияләрнең гомуми үсеше өчен драйверга әйләнәчәк яңа кызыклы проектлар теләде. «Зур ярышлар өчен төзелгән спорт объектларын куллану тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзербез», - диде Татарстан Президенты.

Аннары 2019-2021 елларга Татарстан белән Красноярск крае арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру чаралары Планы имзаланды. Имзаланган документка аңлатма биреп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан хакимияте яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен Красноярск крае делегациясен кабул итүгә шат булачагын әйтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10