ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Мөхәммәтшин: Татарстан 61,1 миллиард сумлык федераль лимитның яртысын гына алды

6 июнь 2019, 14:28 , Фото: архив

Мөхәммәтшин: Татарстан 61,1 миллиард сумлык федераль лимитның яртысын гына алды Депутатлар Казанда төбәк икътисадына федераль казнадан акча җәлеп итүнең алдагы перспективалары хакында фикер алышты.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Агымдагы финанс елының яртысы ахырына якынлашып килә, әмма хәзерге вакытта Татарстан 61,1 миллиард сум күләмендә расланган федераль лимитның әлегә яртысын гына алган. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар белән очрашуда шул хакта хәбәр итте.

«Тулаем алганда, бу берникадәр сагайта, чөнки без 61,1 миллиард сумны федераль дәрәҗәдә гамәлдә булган барлык программалар буенча якладык. Финанс елының беренче яртысы инде төгәлләнеп килсә дә, әлегә аның 28,8 миллиард сумы гына җәлеп ителгән», - диде ул киңәшмәдә.

«2019-2020 елларда республикада әлеге максатларга 45 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк. Өч ел эчендә федераль бюджеттан 34 миллиард сум күләмендә трансферт килер дип көтәбез. Инде быел ук республикада илкүләм проектларга 21,3 миллиард сум сарыф итәргә ниятлибез. Шуның 16,7 миллиарды – федераль бюджет акчалары хисабына», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе киңәшмәдән соң журналистлар белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, республиканың төп бурычы – ил субъектлары территорияләрендә гамәлгә ашырыла торган барлык федераль, дәүләт һәм федераль-максатчан программаларда катнашу.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10