ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Песошин: Әлмәт башлыгы вазифасына кандидат киләсе сессиядә игълан ителәчәк

6 июнь 2019, 14:06 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Песошин: Әлмәт башлыгы вазифасына кандидат киләсе сессиядә игълан ителәчәк Депутатлар ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнгән район җитәкчесе Айрат Хәйруллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Башлык алышыну – теләсә кайсы район өчен зур вакыйга, яңа җитәкче кандидатурасын сайлау вакыт һәм билгеле бер регламент процедуралары таләп итә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Әлмәт районы сессиясендә шул хакта хәбәр итте.

«Районны алга таба кем җитәкләячәк дигән сорау бөтен кешене дә борчый. Бу җаваплы мәсьәләне хәл итү регламент процедураларын үтүне һәм вакыт таләп итә. Шуңа күрә бүгенге утырышта район башлыгы мәсьәләсе әлегә каралмый. Тиешле кандидатура киләсе утырышта каралачак», - диде Алексей Песошин.

Аның сүзләренчә, район тормышындагы көндәлек бурычлар һәм мәсьәләләрне хәл итү әлегә Марат Гыйрфанов җитәкчелегендәге район Башкарма комитетына йөкләнә.

Әлмәт районы депутатлары бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнгән район җитәкчесе Айрат Хәйруллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.

ТР Премьер-министры үз чыгышында билгеләп үткәнчә, элеккеге башлык районны 4 елдан артык җитәкләгән. Бу вакыт эчендә Әлмәт районында 570 мең квадрат метрдан артык торак төзелгән, өсте ябулы бассейны һәм универсаль залы булган заманча «Мирас» спорт комплексы сафка бастырылган.

«2018 елда Әлмәткә «Россиянең иң төзек шәһәр җирлеге» Бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре буенча РФ Хөкүмәтенең II дәрәҗә дипломы тапшырылу шәһәр мохитен үстерү эшенең төп нәтиҗәсе булды», - дип искәртте Алексей Песошин.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10