ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills чемпионатын үткәрү өчен Казанга 15 миллиард сумга якын акча бүленгән

6 июнь 2019, 12:15 , Фото: архив

WorldSkills чемпионатын үткәрү өчен Казанга 15 миллиард сумга якын акча бүленгән Федерация Советы әгъзалары һәм Думага Татарстаннан сайланган депутатлар очрашуында WorldSkills-2019 чемпионатына әзерлек мәсьәләсе кузгатылды.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатына әзерлек һәм үткәрү өчен Казанга 15 млрд сумга якын акча бүленгән. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар белән очрашуда шул хакта хәбәр итте.

«Федераль үзәк тарафыннан Татарстанга җитди финанс ярдәме күрсәтелде. 2018 елда – 9,5 миллиард, 2019 елда 5,2 миллиард сум акча бүленде. Без акчаларны алу һәм калган эшләрне төгәлләү өчен федераль Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә ниятлибез», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионат Казанда 22-27 августта узачак. Анда 60тан артык илдән яшь профессионаллар җыелыр һәм алар 56 компетенциядә көч сынашыр дип көтелә. Ярышларга 1500 катнашучы, 1500 эксперт һәм 1000гә журналист киләчәк. WorldSkills чемпионаты конкурсантлары Универсиада авылында яшәячәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10